Лениногорскилы алдарлар кулына эләккән

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорскида яшәүче 34 яшьлек ир мошенникларның хәйлә-мәкерләренә юлыккан.

Ир социаль челтәрдә брокер компаниясенең рекламасын күреп, сылтама буенча уза һәм анда үз телефонының номерын калдыра. Тиздән аның белән «биржа платформасы вәкиле» элемтәгә керә, табыш алу схемасы турында сөйли һәм инвестор сыйфатында теркәлергә ышандыра. Шулай итеп, ул шалтыраткан «аналитиклар» һәм «кураторлар» күрсәтмәләре буенча, ул 700 мең сумнан артык акча салган. Зыян күрүче үз акчаларын чыгару теләге турында сөйләгәч, "куратор" шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Лениногорск кешесе мошенникларның хәйләгә эләгүен аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Шалтыратулар кергән абонент номерларының Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм Дагыстан Республикасы шәһәрләрендә теркәлүе ачыкланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга чакыра.

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International