"Исток-Башлангыч" үзәгендә социаль хезмәт алучыларны Әниләр көне белән котладылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, традиция буенча, Лениногорск муниципаль районында "Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан «Без бергә булганда»дигән котлау акциясе үткәрелде.

Социаль хезмәт хезмәткәрләре, волонтерлар белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә булган, балалары алардан читтә яшәгән һәм үз әниләрен бу якты бәйрәмдә шәхсән котларга мөмкинлекләре булмаган хатын-кызлар янына бардылар. Балалар җылы сүзләр, изге теләкләр тыңладылар, укучылар әзерләгән сувенирлар һәм открыткалар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International