М. Горький исемендәге паркта «Логос» психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр студентлары өчен күңелле уеннар, викторина, иҗади биремнәр белән «Кышкы уеннар»дигән темага уен программасы оештырдылар.
Бүген Ләлә Миргазыя кызы Солтанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1932 елның 10 гыйнварында Сарман районы Каратай Саклау авылында туа.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 11 гыйнварда болытлы, бераз кар явачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Балалар бик ышанучан, алар хәвеф-хәтәр булганда үз-үзен ничек тотарга белми, аптырап калырга мөмкиннәр.
Ел саен «Лениногорскнефть» идарәсе төп предприятиесе булган 4нче һәм 13нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре үз микрорайоннарында яшәүче нәниләр өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештыралар. ТИҮ хезмәткәрләре халык белән бергә ишегалдын бизиләр, чыршы бизиләр, кар сыннары ясыйлар.
Яңа 2022 ел алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре традицион рәвештә «Полиция Кыш Бабае»Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Тәртип сакчылары әкият геройларына кушылып, авыр тормыш хәлендә калган балаларны сөендерделәр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион тарту көче буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.
Күп фатирлы торак йортлардагы янгыннар зур мәйданнарга таралуның югары дәрәҗәсенә ия. Аның бер фатирдан икенчесенә таралу тизлеге көчле.
2022 елның 7-9 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә яшүсмерләр арасында ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.