Бүген Ләлә Миргазыя кызы Солтанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1932 елның 10 гыйнварында Сарман районы Каратай Саклау авылында туа.
Ул туган авылында 7 сыйныф тәмамлый, аннан 2 ел район мәктәбендә укый. Туган авылында Солтанов Минсәвир Солтан улына кияүгә чыга, ул бик яхшы җырлый торган була. 1954 елда ире белән Лениногорскка күчеп киләләр. Ире төзүче булып эшли, бригадир була, Лениногорскида беренче күпкатлы йортлар төзи. Ләлә Миргазыя кызы район хастаханәсенең хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Аннан ул балалар яслесенә санитарка булып урнашкан. Ул завхоз да, тегүче дә була, күп көч куя, ике бала тәрбияли, шуннан лаеклы ялга китә.
Ләли Миргазыя кызының ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар, үзенең "байлыгы"белән бик горурлана. Еллар узуга карамастан, ул бик аралашучан, йорт-җирдә дә, хуҗалыкта да барысын үзе эшли.
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.