Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион тарту көче буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.
Нәкъ менә Сезнең районның Татарстан территориясендә бөтен дөньядан инвесторлар өчен иң көтеп алынган район булуын белдерегез!
Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru) Татарстан Республикасының үз туган муниципаль берәмлеге (районы, шәһәре), Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйли торган презентация материалын җибәрергә кирәк.
(Бәйгедә катнашу буенча таләпләр түбәнрәк)
Конкурс 15 декабрьдә старт ала һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварга кадәр 23:59:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкче составы һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составында эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.
Ә төп приз - Haier компаниясенең көнкүреш техникасы.
Без сезнең гаризаларны көтәбез!
Агентлык барлык катнашучыларга уңышлар һәм тагын да креатив идеяләр тели!
тел.: 8 960 039 17 37
e-mail.: Ramis.Gabasov@tatar.ru
ТАЛӘПЛӘР
Ролик сорауларга җавап бирергә тиеш:
- Ни өчен инвестор нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш?
КИҢӘШЛӘР
- Стандарт булмаган алым һәм креатив видео
- Мөһим объектлар яки вакыйгалар
- Инвестор күзлегеннән 2-3 уникаль өстенлекләр (әйтик, районның логистик һәм салым өстенлекләре - тасвирлау өчен «уникаль» дип аталмый).