Ишегалдында бәйрәм үтте

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Ел саен «Лениногорскнефть» идарәсе төп предприятиесе булган 4нче һәм 13нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре үз микрорайоннарында яшәүче нәниләр өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештыралар. ТИҮ хезмәткәрләре  халык белән бергә ишегалдын бизиләр, чыршы бизиләр,  кар сыннары ясыйлар. 

4 нче ТОС микрорайонында узган бәйрәм өлкәннәргә дә, балаларга да бик күп шатлыклы минутлар бүләк итте. Чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият персонажлары белән очрашу, конкурслар, биюләр, шигырьләр. Балалар Кыш бабайга җырлар башкардылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән уйнадылар. Балаларның берсе дә бүләксез китмәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International