ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

17 гыйнварда Лениногорск районында махсус оешма  «СпецГрупп+» ҖЧҖ тарафыннан хуҗасыз этләрне тоту оештырыла. 


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 13 гыйнварда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, көндез урыны белән буран булачак.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 гыйнварында көндез һәм төнләкөчле җил, буран көтелә.

11 гыйнварда ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды.


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Ел саен, 18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.  Бәйрәм чаралары көнендә барлык православие храмнарында  суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Гадәттәгечә, бу көннәрдә  дин тотучылар су коенырга ашыга.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 12 гыйнварда: болытлы, бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.

2022 елның 1 февраленнән 14 яшькә кадәрге балалар шәһәр маршрут автобусларында бушлай йөриячәк.

      Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

«Гореф-гадәтләрнең җепләре өзелмәсен» дигән муниципаль фестиваль 2022 елның 27 гыйнварында иртәнге сәгать 10да шәһәр Мәдәният сараеның зур залында узачак.

"Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»  Федераль закон таләпләре нигезендә, үзмәшгульләр эш бирүче була алмый һәм ялланган хезмәткәрләрне хезмәт килешүләре буенча җәлеп итә алмый. Шулай итеп, үзмәшгульлек белән «заказчы» арасындагы мөнәсәбәтләр граждан - хокукый характерга ия булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International