Лениногорск шәһәренең тәртип сакчылары ел саен үткәрелә торган «Полиция Кыш Бабае» акциясендә катнаштылар

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа 2022 ел алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре традицион рәвештә «Полиция Кыш Бабае»Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Тәртип сакчылары әкият геройларына кушылып, авыр тормыш хәлендә калган балаларны сөендерделәр.

Балалар кунаклар килүенә бик шат булдылар, Кыш бабай өчен әзерләнгән традицион Яңа ел шигырьләрен бик теләп сөйләделәр, шулай ук уңышлары һәм планнары белән уртаклаштылар.

Тәртип сакчылары барлыгы 80нән артык баланы котладылар, аларның һәркайсына бәйрәм кәефе һәм баллы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International