Шәһәр һәм район ветераннары, предприятие һәм оешмалар ветераннар советы рәисләре, профсоюз лидерлары игътибарына!

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

«Гореф-гадәтләрнең җепләре өзелмәсен» дигән муниципаль фестиваль 2022 елның 27 гыйнварында иртәнге сәгать 10да шәһәр Мәдәният сараеның зур залында узачак.
Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:
*аерым җырлау;
*вокал ансамбле;
*вокаль-инструменталь ансамбль;
* инструменталь ансамбль;
* хор коллективлары;
* фольклор коллективлары;
*шигърият, сәнгатьле уку;
* хореография;
* оригиналь жанр;
Фестивальдә катнашырга теләүчеләрнең гаризаны 2022 елның 22 гыйнварыннан да соңга калмыйча бирүләрен һәм аны түбәндәге электрон почтага җибәрүләрен сорыйбыз:
Ветераннар советы: ArsenLSovet@yandex.ru
Мәдәният сарае: chubatova67@bk.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International