ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 13 гыйнварда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, көндез урыны белән буран булачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә -18..-23, көндез максималь һава температурасы -6..-9 градус булыр, дип көтелә.
Юлларда бозлавык.