Ел саен, 18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары көнендә барлык православие храмнарында суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Гадәттәгечә, бу көннәрдә дин тотучылар су коенырга ашыга.
Лениногорск муниципаль районында крещение коенуларын үткәрү өчен урыннар билгеләнде:
- ТР, Лениногорск ш., Агадуллин ур., 2 адресы буенча ачык сулык;
- Иске Писмәндәге «Красный ключ» чишмәсе;
- Федотовка авылындагы «Тәреле чишмә».
Крещение коенулары вакытында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм Лениногорск муниципаль районы эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак.
Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында истән чыгармаска киңәш итәбез