11 гыйнварда ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды.
Кабул итүдә ике хатын-кызга консультация күрсәтелде, Алга таба аларга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юристы һәм опека һәм попечительлек секторы белгече тарафыннан мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк.
Киләсе кабул итү февральнең беренче сишәмбесендә булачак. Теләүчеләр алдан: 5-48-74 телефоны буенча языла алалар