ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 23 гыйнварында көндез һәм төнлә көчле җил, буран көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак. 


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 22 гыйнварында көндез һәм төнлә көчле җил, буран көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак. 

Лениногорск тәртип сакчылары эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет катнашында ел саен үткәрелә торган «Студентлар десанты»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция яшьләрне полиция эшчәнлеге белән таныштыруга, шулай ук студентларның һөнәри ориентациясенә юнәлтелгән иде.

20 гыйнвар көнне тимурчылар отряды эше кысаларында Лениногорск районы «Исток Башлангыч» комплекслы үзәге белгече Галия Минһаҗева тыл хезмәтчәне Карташова Клавдия Ивановна янына барды.

2021 елның декабрь азагы һәм 2022 елның гыйнвары карлы булды, синоптиклар вәгъдә иткәнчә, февраль аенда шулай ук көчле кар явуы көтелә.

10 гыйнвардан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә йөртә башлады. Алар диспансеризация узу, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен федераль бюджет акчаларына алынган махсуслаштырылган автотранспортта хастаханәгә китерелә.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Кириченко Инна социаль хезмәт алучыларга  «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән видеоролик тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 гыйнварында төнлә һәм иртән  томан көтелә.

Томан машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлык тудыра, шуңа аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәгез. 

2022 елның 14-15 гыйнварында "Юность" спорт комплексы, 2 нче урта мәктәп базасында «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының 2021/2022 уку елы сезонының дивизион чемпионаты узды.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 20 гыйнварда: аязучан болытлы һава, бераз кар, төнлә буран.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International