Лениногорскида «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының дивизион чемпионаты узды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 14-15 гыйнварында "Юность" спорт комплексы, 2 нче урта мәктәп базасында «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының 2021/2022 уку елы сезонының дивизион чемпионаты узды.

Чемпионатта муниципаль берәмлекләрдән: Лениногорск, Чирмешән, Мөслим, Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы районнарыннан 16 команда катнашты.

Барлыгы 160тан артык егет һәм кыз катнашты. Чемпионат югары дәрәҗәдә узды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, кунаклар һәм ярышларда катнашучылар тарафыннан яхшы фикерләр алды.

Чемпионат нәтиҗәләре:

Кызлар командалары арасында:

1 урын - Ютазы муниципаль районы командасы

2 урын - Лениногорск муниципаль районы командасы (12 нче лицей)

3 урын - Әлмәт муниципаль районы командасы.

Егетләр командалары арасында:

1 урын- - Баулы муниципаль районы командасы

2 урын - Әлмәт муниципаль районы командасы

3 урын - Лениногорск муниципаль районы командасы (12 нче лицей).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International