20 гыйнвар көнне тимурчылар отряды эше кысаларында Лениногорск районы «Исток Башлангыч» комплекслы үзәге белгече Галия Минһаҗева тыл хезмәтчәне Карташова Клавдия Ивановна янына барды.
Клавдия Ивановна сугышка кадәр Куйбышев өлкәсенең Югары Ключ авылында эшли. Гаиләдә дүрт бала була: ике абыйсы һәм сеңлесе. Абыйлары фронтта һәлак була. Клавдия Ивановна сугыш вакытында яшүсмерләр һәм картлар урман кистеләр, атларда утын ташыдылар, төнлә атларны саклый иделәр, дип сөйләде. «Без һәрвакыт җиңүгә өметләндек!», - диде ул.
Сугыштан соңгы елларда Клавдия Ивановна безнең шәһәргә күчеп килә, авиация заводында эшли, аннан соң балалар бакчасында һәм Мәдәният сараенда кассир булып эшли, дүрт бала тәрбияләп үстерә.
Без тыл хезмәтчәненә рәхмәт белдердек, аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләдек.
Аларның фидакарь хезмәте-яшьләр өчен үрнәк булып тора.