2021 елның декабрь азагы һәм 2022 елның гыйнвары карлы булды, синоптиклар вәгъдә иткәнчә, февраль аенда шулай ук көчле кар явуы көтелә.
Йорт яны территорияләрен кардан чистартуга хезмәт күрсәтүче оешмаларның барлык хезмәткәрләре җәлеп ителә. Йорт яны территорияләрен чистартканда, эшләүче подрядчы оешмалар, калдырылган автомобильләр аркасында, күп вакытларын югалта. Биш катлы йорт яны территориясен чистартуны бер трактор ярты сәгать эчендә башкарып чыга ала, калдырылган автомобильчеләрнең комачаулау сәбәпле, бу эшне шактый вакыт башкарырга туры килә.
Әлеге проблема подрядчы оешмаларны елдан-ел килеп күбрәк борчый. Һава торышының нинди булуына карамастан, гражданнар үз машиналарын юл кырыйларына, тукталыш тирәләренә, контейнер мәйданчыклары янына куеп калдыра.
Кызганычка каршы, закон, хуҗага хәбәр итмичә махсус техника йөрүгә комачаулаучы автомобильне оператив рәвештә эвакуацияләргә мөмкинлек бирми. Машина хуҗаларын эзләү өчен шактый вакыт уза.
Шуңа да карамастан, торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар һәм юл хезмәтләре үз эшләрен көн саен сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Лениногорск шәһәре автомобиль хуҗаларына шәһәребезнең чисталыгын һәм төзеклеген кайгыртучы кешеләрнең хезмәтен һәм вакытын ихтирам итсәк иде, дип мөрәҗәгать итәбез.