Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

10 гыйнвардан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә йөртә башлады. Алар диспансеризация узу, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен федераль бюджет акчаларына алынган махсуслаштырылган автотранспортта хастаханәгә китерелә.

2021 ел эчендә авыл җирлегендә яшәүче 1476 кеше профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, вакцинация һәм диспансеризация үткәрү өчен медицина оешмаларына китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International