Лениногорск тәртип сакчылары эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет катнашында ел саен үткәрелә торган «Студентлар десанты»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция яшьләрне полиция эшчәнлеге белән таныштыруга, шулай ук студентларның һөнәри ориентациясенә юнәлтелгән иде.
Узган чәршәмбедә полиция хезмәткәрләре Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укучылары белән очрашу уздырдылар. Акция кысаларында яшьләр Эчке эшләр органнарының төрле бүлекчәләрендә хезмәт итү үзенчәлекләре турында белделәр.
Студентлар музейда булдылар, анда ветераннар оешмасы рәисе һәм Иҗтимагый совет әгъзасы Кользихан Утешова аларны эчке эшләр бүлегенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, шулай ук хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең батырлыгы турында сөйләде.
Дәүләт автоинспекторлары бүлекчәсе турында «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУ Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова сөйләде. Ул шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек вәкилләре, үз чиратында, җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләргә кагылып үттеләр.
"Студентлар десанты" җәмәгать тәртибен саклауда полициягә ярдәм күрсәтүче ирекле дружиналарның эшчәнлеге белән дә танышты. Алар гражданнарның халык дружинниклары сафына керү кагыйдәләре турында белделәр.
Шулай ук чара барышында студентлар Эчке эшләр органнарына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының белем бирү учреждениеләренә хезмәткә кергәндә күрсәтелә торган тәртип һәм таләпләр турында бүлек башлыгы ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү) Ирина Җаббаровадан белделәр.