Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча "кайнар линия"

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре Советы, республика Хөкүмәте тарафыннан зур игътибар бирелде.


2022 елның 25 мартында ТР Иҗтимагый палатасында 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр әлеге мәсьәләлә буенча “кайнар линия” узачак.

Анда шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашачак.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72, гражданнарны кабул итү көнендә 14.00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Шулай ук сорауларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе - https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm яки электрон почта аша - oprt.tatar@yandex.ru 2022 елның 24 мартына кадәр җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International