26 мартта Лениногорскида язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, 26 март көнне Үзәк мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Үз продукциясен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

Теләүчеләр ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт продукциясе, яшелчә, бал, йомырка, балык, сөт һәм кулинария продукциясе, көндәлек товарлар сатып ала алачаклар. Шулай ук ашлык сатылачак.

Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак.

Башлана 8.00 сәгатьтә.

Ярминкәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International