Татарстанда «Балалар илне сүрәтли» дип исемләнгән 16 нчы республика рәсем конкурсы башланды. Аны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, «Татарстан» ДТРК, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ белән берлектә үткәрә.
Быел балалар үз эшләрен : РФ халыкларының мәдәни мирасы елы, ТРда цифрлаштыру елы, «Без – имин юллар өчен» һәм «Без - үз Ватаныбызның патриотлары» дигән темаларга әзерләячәк.
Рәсем конкурсында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары, шулай ук сәнгать мәктәбенең 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге укучылары катнаша ала.
Конкурста катнашучылар үз эшләрен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсенә - Куйбышев ур., 21 йорт адресы буенча тапшыралар.
Эшләр 20 майга кадәр кабул ителә. 31 майга кадәр конкурсның муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалачак. Конкурсның төбәк этабы 1 июньнән 8 июньгә кадәр узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 12 июньдә Казан шәһәрендә Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада булачак.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс турында нигезләмәдә танышырга мөмкин : https://vk.com/er_leninogorsk