Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2022 елның 15 апреле, җомга

14 апрель көнне хакимият бинасында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча чараларны тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта мәшгульлек үзәге, социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды вәкилләре, икътисад бүлеге белгече катнашты.

Комиссиядә Лениногорск муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре тыңланды. Гөлназ Иванова кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен күрсәтелә торган ярдәм чаралары исемлеге буенча аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International