Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Лениногорск шәһәренең 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә (директоры Гаврилов Ю.В.) «Ач, шигърият, серләреңне» дип аталган әдәби кунакханә уздырылды. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмщ» иҗат берләшмәсе ( җитәкчесе Т.Я.Шәмсуров) чакырылды.
Чара Мәдәни мирас елына, бөек классигыбыз Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланды. Кунак буларак шәһәребезнең 11 гимназия укучылары чакырылган иде. Ике мәктәпнең әдәбият сөючеләре арасында дуслык күперенә юл салынды. Сәхнә түрендә шәһәребез шагыйрьләре чыгышы кунакларыбыз күңеленә дә, мәктәп укучыларына да хуш килде.