"Волонтер" доброволецлар үзәге волонтерлары һәйкәлне төзекләндерүдә катнаштылар

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Лениногорск районындагы идарәсе  хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүдә катнаштылар.

Бөек Ватан сугышы мемориалын, шулай ук янәшәдәге территорияне чүп-чардан чистарттылар.

Истәлекле урыннарны төзекләндерү «Волонтер»яшьләр үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International