"Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык конкурсы

2022 елның 15 апреле, җомга

2022 елның 26-28 маенда Әлмәт шәһәрендә Россия Федерациясенең машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак (алга таба - Конкурс).

Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «РИМЕРА»компанияләр төркеме оештыра.

Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыруга һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (35 яшькә җитмәгән) машина төзелеше комплексы предприятиеләренең яшь белгечләре чакырыла.

Конкурста катнашу өчен оешмага 2022 елның 8 маена кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: org.profmasterstvo@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән кушымта итеп бирелә торган мәгълүмати хатта, конкурс афишасында, шулай ук сылтама буенча танышырга мөмкин: https://bit.ly/3IFk3NU

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International