Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре урынбасарларының киңәшмәсе узды. Көн тәртибенә туры китереп, алар «Игелек атнасы» акциясе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты: ТОСлар үз микрорайоннарында Донбасс өчен китаплар җыю, ялгыз өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү, чишмәләрне чистарту, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтү һәм башка файдалы эшләр оештырдылар. Алар шулай ук экологик икеайлыкта актив катнашалар.
Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 1,3,4,8,12,13 номерлы ТОС эшчәнлеген билгеләп үтте һәм башкарылган эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Утырышның төп темасы - Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында ветераннарны хөрмәтләү һәм ел саен үткәрелә торган «Җиңү язы»муниципаль фестиваль-конкурсын үткәрү.
ТОСларда әлеге вакыйгаларга әзерлек күптән бара. 114 ветеран һәм тыл хезмәтчәненә игътибар күрсәтеләчәк һәм алар «Җиңү язы»концертына чакырылачак.
«Җиңү язы» II муниципаль фестиваль – конкурсы актив гражданлык позициясен формалаштыру һәм ил традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Шәһәр халкын 6 май көнне 14.00 сәгатьтә «Юбилейный» паркында узачак «Җиңү язы»патриотик фестиваль –конкурсында катнашырга чакырабыз.
"Җиңү язы" фестиваль-конкурсы нигезләмәсе: http://Положение фестиваль-конкурса "Весна Победы" >>