Бүген Лениногорскиның каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә 1500 данә чыршы үсентесе утыртылды.
Чарада Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" ҖЧҖ директоры Айрат Рәшитов һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты.
Шимбә көнне полигон территориясен җыештыру эшләре башкарылган иде.