Лениногорск районында «Игелеклелек дәресе» үтте

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

27 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Волонтер» үзәге волонтеры Данил Мәхмүтов белән берлектә «Игелеклелек дәресе»үткәрде. Максат: балаларда игелеклелек, яхшы, игелекле гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру. Игелеклелек дәресендә 12 нче лицейның беренче сыйныф укучылары катнашты.

Оештыручылар балаларга кызыклы һәм аңлаешлы формада игелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләделәр, аннары яхшылык турында мультфильмнар карадылар.

Дәрес ахырында һәр бала төсле кәгазьдән кояш нурын алды һәм  үзенең изге эшләре турында сөйләде, соңыннан  нурлардан кояш җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International