Лениногорскида юлларны юдырту тәмамланды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген Лениногорскида 25 апрельдә старт алган традицион юлларны юдырту тәмамланды.

Өч көн эчендә: Садриев, Шашин, Крупская, Вахитов, Ленинград, Җиңүнең 50 еллыгы урамнары юылды.

Ул кирәкле техникалары булган предприятиеләр һәм оешмалар көче белән башкарылды.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты әлеге чарада актив катнашкан оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә: «Татнефть-ЛУТР» , «Лениногорскнефть» идарәсе, «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ, «РемСервис» ҖЧҖ, «Лениногорск УТТ» ҖЧҖ, РРНУ, «Транснефть-Прикамье» АҖ, «ТНГ - ЛенГис» ҖЧҖ, «Транссервис» ҖЧҖ, «ТехСпецСервис» ҖЧҖ, «Ремнефтегаз» ҖЧҖ, «ТМС Буровой Сервис» ҖЧҖ, «ТМС Буровой Сервис» ҖЧҖ,  "Благстройдорхоз",  11 нче янгын сүндерү часте, Лениногорск ПХСы. 

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 2 һәм 17 майда, «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге ярдәме белән, калган урамнарны махсус коммуналь техника ярдәмендә юдырту гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International