21 майда 200 кешедән торган Лениногорск муниципаль районы делегациясе Болгарда булды. Делегацияне Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов җитәкләде.
Бәйрәм «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә узды. «Изге Болгар җыены» тантанасы программасында: өйлә намазы, милли көрәш буенча турнир, татар токымлы атларны күрсәтү, күргәзмәләр, мастер-класслар, музыкаль һәм җыр композицияләрен башкару, яктылык тамашасы һәм башкалар.