Лениногорск районында "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы кысаларында «Автокресло комачауламый, ә уңышка ирешү өчен ярдәмче! " дигән акция узды.
"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова яшь әти-әниләргә ике автокресло бүләк итте. Ул балалар өчен автокресло, башка тотып тору чараларының юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауның иң ышанычлы чарасы булып торуын билгеләп үтте.