ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 24 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явачак. Көндез бераз яңгыр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+5˚,. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.