2022 елның 21 маенда Азнакай шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Мингалиев Ибраһим Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган ачык республика турниры булып узды. Ярышларда Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләреннән 110 артык катнашучы катнашты.
3 нче мәктәпнең грек-рим көрәше бүлеге укучылары яхшы, лаеклы көрәш күрсәттеләр.
Көмеш призер - Антонов Павел (35кг.га кадәр авырлык категориясендә) һәм турнирның бронза призерлары - Ганиева Раилә (42кг. га кадәр), Пикалева Илья (48кг. га кадәр), Безруков Александр (55кг. га кадәр) .
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез!