ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

 Халыкара балаларны яклау көнендә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары «Балалар хыяллары» дигән рәсем конкурсы уздырдылар.

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова һәм социаль педагог Оксана Лямова тарафыннан "Без кызлар һәм малайлар" дигән темага бәйрәм – күңел ачу программасы оештырылды.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2022 елның 9 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлегенә Әлмәт шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Май азагы Лениногорск Туган якны өйрәнү музее өчен шатлыклы вакыйга белән истә калды. "Үлемсез полк сөйли" электрон энциклопедия " проекты Президент фондының мәдәни инициативалар  махсус конкурсында җиңүче булды.

Балаларны яклау көнендә  ике күп балалы гаиләдән  торган делегация  "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире белән берлектә  Казан шәһәренә юл алды. Әлеге гаиләләрдәге балалаларның җәйге каникулы менә шулай башланды!

Бөтендөнья тәмәкесез көн ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 1988 елның 31 маеннан башлап билгеләп үтелә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте барлык гражданнарны бу зарарлы гадәттән арынуга адым ясарга һәм үз сәламәтлекләренә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә битараф булмаган башка кешеләр белән бергә тәмәке тартудан баш тартырга чакыра.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Лениногорск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2022 елдан Пенсия фонды халыкны социаль яклау органнары билгеләгән һәм түләгән социаль ярдәм чараларын күрсәтә башлады, дип искәртә. Алар арасында - призыв буенча хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие дә бар.

Кадерле балалар! Хөрмәте әти-әниләр, әби-бабайлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!


31
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 27 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде:

2022 елның 2-30 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе социаль предприятие, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге темасына семинарлар сериясен оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International