Май азагы Лениногорск Туган якны өйрәнү музее өчен шатлыклы вакыйга белән истә калды. "Үлемсез полк сөйли" электрон энциклопедия " проекты Президент фондының мәдәни инициативалар махсус конкурсында җиңүче булды.
Грант суммасы 595 078 сум, ул электрон энциклопедиянең интерактив комплексын сатып алуга һәм тулыландыруга тотылачак.
Музей белгечләре шәһәрлеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Музейга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның, тыл хезмәтчәннәренең, Лениногорск районына катнашы булган сугыш чоры балаларының фото – документларын алып килегез. Аларның исемнәре һәм тарихлары безнең районның уникаль энциклопедиясе битләрендә калсын.
Проектны тормышка ашыруны Лениногорск туган якны өйрәнү музее сайтында күзәтеп барырга мөмкин:https://muzeilens.kulturu.ru/