Балаларны яклау көнендә ике күп балалы гаиләдән торган делегация "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире белән берлектә Казан шәһәренә юл алды. Әлеге гаиләләрдәге балалаларның җәйге каникулы менә шулай башланды!
Казан дәүләт циркында балалар, ата-аналар белән бергә, цирк тамашасын караячаклар, «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында чарада катнашучылар өчен туклану оештырылачак.