Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова һәм социаль педагог Оксана Лямова тарафыннан "Без кызлар һәм малайлар" дигән темага бәйрәм – күңел ачу программасы оештырылды.
Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар, шул исәптән «Волонтер»үзәге волонтерлары да катнашты.
Җәйнең беренче көнендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм билгеләп үтү ел саен матур традициягә әверелде.
Бәйрәм программасы уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Балалар 2 командага бүленделәр, анда һәр катнашучы үзләренең җитезлеген, кыюлыгын һәм биремнәрне үти алуын күрсәтә алды.