Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Лениногорск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2022 елдан Пенсия фонды халыкны социаль яклау органнары билгеләгән һәм түләгән социаль ярдәм чараларын күрсәтә башлады, дип искәртә. Алар арасында - призыв буенча хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие дә бар.
Пособиене алучы:
Баланың әнисе, яисә аны чынлыкта карый торган туганы, мәсәлән, әбисе яисә бабасы.
Күләме:
Һәр балага аена -13 894,61 сум.
Ничек алырга:
Гариза һәм түләү хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.
Акча түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә. Алга таба пособие стандарт түләү графигы буенча һәр айның 3еннән 25 енә кадәр күчерелә.
ПФРның дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз: www.pfr.gov.ru