Социаль эшкуарлык буенча семинарга чакырабыз

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 2-30 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе социаль предприятие, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге темасына семинарлар сериясен оештыра.

Чаралар көндезге форматта узачак, өстәмә рәвештә онлайн-трансляция каралачак.

Семинарлар программасы түбәндәге темаларны яктыртуга юнәлдерелгән: социаль предприятие статусы, социаль предприятиеләр исемлегенә керү процедурасы, социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары.

Теркәлү өчен сылтама: https://мсп.рф/services/support/filter/

Теркәлү узу буенча инструкция-навигация: https://disk.yandex.ru/d/urwf6RaaTjA1aQ.

Татарстан Республикасы социаль эшкуарлары өчен семинарлар сериясен уздыру графигы

Онлайн формат: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск, Лениногорск шәһәрләре.

Семинар 1,5 сәгать тирәсе барачак. 

Семинарда катнашучылар: социаль предприятиеләр булдырырга теләүче гамәлдәге эшмәкәрләр һәм физик затлар.

Лениногорскида семинар 23 июньдә узачак. 17.00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International