Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
5 октябрьдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Тимер юл кичүенә капиталь ремонт ясау эшләрен башкару сәбәпле, 2022 елның 5,6,7 октябрендә 08:00-20:00 сәгатькә кадәр Письмянка - Ватан перегонының 32 километрында автотранспорт йөрү өчен юл ябылачак.
Бөгелмәдә һөнәри осталык буенча "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы 2022» республика конкурсының зональ этабы булды.
Өлкәннәр көне алдыннан Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч " үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Игелек кәрзине»дигән акция уздырдылар. Волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга шәхси хуҗалыклардан җиләк-җимеш, яшелчә, шулай ук хәйриячеләрдән алынган яшелчәләрне китерделәр.
Лениногорск Мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көне якынлашу уңаеннан бәйрәм узды.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин тәбрик итте.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды.
Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус йогышы белән авырганда аеруча куркыныч зонада.Нәкъ менә өлкәннәрнең иммун системага йөкләнеш булу аркасында өзлегүләр булырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония һәм төрле тромбозлар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә 60 яшьтән олырак булган кешеләргә СOVID-19га каршы вакцина ясату кирәк.
2022 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр Октябрьск шәһәрендә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында «Спорт сарае» призларына грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләреннән 240 яшь көрәшче катнашты.
Мич белән җылытыла торган йортларда һәм мунчаларда барлык янгыннарның 50% ы мич, торбаларның төзек булмавы аркасында килеп чыга.
Лениногорскида узган атнада өч көн дәвамында трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары булды.