Грек-рим көрәше

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

2022 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр Октябрьск шәһәрендә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында «Спорт сарае» призларына грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләреннән 240 яшь көрәшче катнашты.

Грек - рим стилендәге 3 нче комплекслы спорт мәктәбе көрәшчеләре пьедесталның өченче баскычын яуладылар һәм үз авырлык категорияләрендә бронза призерлары булдылар: Антонов Павел (38 кг. га кадәр), Никифоров Станислав (57 кг. га кадәр), Яфасов Арслан (68 кг. га кадәр), Сәлахов Илназ (75 кг. га кадәр).

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International