Лениногорскида республика Беренчелеге үтте

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Лениногорскида узган атнада өч көн дәвамында трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары булды.

Ул атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, якташыбыз Александр Звягинцев истәлегенә багышланды.

Ярышларга Әлмәт, Казан, Уфа, Түбән Новгород  һәм  үз шәһәребезнең чаңгычылары  җыелды. Барлыгы 94  спортчы килгән иде. Бәйгенең беренче көнендә рәсми тренеровкалар булды. Спортчылар өчен ярышларга мондый рәсми төстә әзерлек бик җитди чара булып тора. Шулай да иң кызу көн – ярышлар көне, билгеле. Ул кросс узышларыннан башланып китте һәм икенче көнне трамплиннан сикерүләр белән дәвам итте.

 2008 -2010 нчы елда туган үсмерләр арасында, 3 километр арага йөгерүдә безнең Яков Малышев –беренче, Арсений Кащеев – икенче урыннарны бүлештеләр. 2005-2007 нче елда туганнар арасында исә, лениногорскилылар почет пьедесталының өч баскычын да биләделәр: Даниэль Иванов – беренче, Денис Вацков –икенче, Кирилл Ибряев – өченче булды.

2011 нче елда туганнар һәм аннан кечерәкләр арасында Рамил Маннанов икенче урынга чыкты. Ул, шулай ук,  трамплиннан сикерүдә дә көмеш призга ия булды. 2008-2010 нчы елда туган трамплинчылар арасында Дмитрий Милослов – икенче, Яков Малышев – өченче урында.

2005 - 2007 нче елгы спортчылар арасында Кирилл Ибряев җиңү яулады, ә Камил Сафин -көмешкә ия булды.Трамплинчы кызларыбыз да сөендерде: шушы ук елда туган кызлар арасында  Ангелина Соловьева да –көмеш призер.

Татарстан республикасының чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары федерациясе президенты Әнәс Вәлиев, ярышлар парадын япканда, җәйге-көзге чорда чаңгы трассасын әзерләгән һәм 2021-2022 еллар сезонында Бөтенроссия һәм республика ярышларын үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен, спорт мәктәбе ветераннарына рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International