Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе республика конкурсының финалына чыкты

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бөгелмәдә һөнәри осталык буенча  "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы 2022» республика конкурсының зональ этабы булды.

Анда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Зәй, Баулы, Әлмәт, Чирмешән ЗАГС бүлеге идарәләре катнашты. Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевна Миннигалямова ике номинациядә үзен сынап карады: "Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы"  һәм "Исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы" . Беренчесендә Диплом белән бүләкләнде, икенче номинациядә - "Исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы"да   1 урынны яулады , 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International