60 яшь һәм өлкәнрәкләрне вакцинацияләү буенча тәкъдимнәр

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус йогышы белән авырганда аеруча куркыныч зонада.Нәкъ менә өлкәннәрнең иммун системага йөкләнеш булу  аркасында өзлегүләр булырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония һәм төрле тромбозлар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә 60 яшьтән олырак булган  кешеләргә СOVID-19га  каршы вакцина ясату  кирәк.

Өлкәннәрне вакцинацияләүнең үзенчәлекләре нинди?

Өлкәннәрне вакцинацияләүнең принципиаль үзенчәлекләре юк. Башка яшьләрдәге кебек үк, хроник патологиянең кискенләшүе булмаганда прививка ясатырга кирәк. Вакцинация алдыннан дәвалаучы табибка килергә кирәк.

Бу процедура турында нәрсә белергә кирәк? Олы кешеләрнең прививканы кичерүендә яшьләрдән аерма бармы?

Вакцинация алдыннан медицина хезмәткәрләре прививкага каршы күрсәтмәләрнең булмавын ачыклаячак. Вакцинация ОРВИ, эчәк инфекцияләре һ.б. авырулар, катлаулы аллергия реакцияләре булганда ясалмый. Укол  кул башына ясала. Прививкадан соң укол урыны бераз авыртып торырга мөмкин, тән температурасын күтәрелү, көчсезлек, буыннар сызлавы күзәтелә. Барлык симптомнар мөстәкыйль рәвештә 1-3 көн дәвамында уза. Гомумән алганда, 60тан өлкәнрәкләр яшьләргә к араганда привиканы җиңелрәк кичерә.

Өлкәннәрнең иммун җаваплары акрынрак формалаша, диләр. Бу дөресме?

60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ешрак яшь физиологик үзенчәлекләре аркасында иммун җавап формалаштыруның акрынаюы һәм җитәрлек булмавы очраклары очрый. Моңа физик активлык җитмәү һәм саф һавада аз булу, ашказаны-эчәк тракты авырулары, витаминнар һәм минераллар җитмәү дә сәбәп була. Иммунодефицит халәтләре ачыкланган очракта, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Әгәр хроник авырулар - диабет, йөрәк-кан тамырлары һ. б. авырулар  бар икән, ничек прививка ясатырга?

Теләсә нинди хроник авырулар вакцинация үткәрү өчен өстәмә күрсәткеч булып тора. Прививканы кешенең  хәле тотрыклы булганда, авыру кискенләшүе булмаганда ясала.

Вакцинадан соң даими кабул ителүче даруларны эчәргә ярыймы?

Вакцинациядән соң эчәргә ярамый торган препаратлар юк. Күпчелек очракта элек кулланган схема буенча дарулар кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Әмма, кайбер дарулар иммун җавапны киметергә мөмкин. Мондый терапияне алучы пациентларга вакцинация алдыннан дәвалаучы табибка килергә кирәк, ул, каршы күрсәтмәләрнең булмавын ачыклаячак  һәм, мөмкин булган очракта, дозаны үзгәртәчәк.

COVID-19 белән авырган очракта өлкәннәргә ничек прививка ясатырга?

Әгәр өлкән кеше инде COVID-19 белән авырса, авыру куркынычы ярты елдан соң арта. Шуңа күрә ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен алганнан соң 6 айдан соң вакцинация үткәрергә кирәк.

Гриппка каршы прививка ясату кирәкме?

Коронавируска каршы вакцинациядән тыш, өлкәннәргә гриппка каршы прививка ясатырга кирәк, чөнки һәр вакцина билгеле бер вирусларга каршы үзенчәлекле антитәнчекләр эшләп чыгара һәм башка инфекцияләргә каршы көрәшне бераз арттыра гына. Төрле вакциналар ясату арасындагы интервал кимендә 1 ай булырга тиеш. Хәзер ике вирусның да компонентлары булган вакцинаны тикшерү бара. Әгәр нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык расланса, безгә бер  юлы гриппка һәм коронавируска каршы вакцинация ясау мөмкинлеген булачак.

Өлкәннәргә прививканы кайсы яшькә кадәр ясатырга була? 80-90 яшьтә прививка ясатыргамы?

Спутник V һәм ЭпиВакКоронаны 18 яшьтән башлап ясатырга мөмкин. 80 яшьтән өлкәнрәк пациентлар арасында COVID-19дан югары үлүчәнлек турындагы статистиканы исәпкә алып, мондый яшь вакциналаштыру өчен өстәмә күрсәтмә булып тора.

Вакцинациядән соң нәрсәне истә тотарга кирәк?

Вакцинация авыру һәм үлем очракларының куркынычын шактый киметә, ләкин ул бөтенләй авырмыйсың,  дигән сүз түгел, шуңа күрә вакциналаштырылган гражданнарга элеккечә профилактика өчен барлык чараларны кулланырга кирәк. Иммун җавап акрынлап, ике компонентлы вакцинаның беренче дозасы кертелгәннән соң, 42-45 көн эчендә формалаша. Ягъни, бу чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен аеруча җентекләп үтәргә кирәк: мөмкин булганча, төрле учреждениеләрдә, сәүдә нокталарында, кешеләр җыелган башка урыннарда булуны киметергә кирәк. Өйдән читтә һәм транспортта саклагыч битлектән файдаланырга, социаль дистанцияне үтәргә, кулларны ешрак юарга, дезинфекция чараларын кулланырга кирәк.

Антитәнчекләре булса  да өлкәннәргә ревакцинация кирәкме?

Антитәнчекләр күләменә карамастан, ревакциация кирәк, чөнки, үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 6 айдан соң иммун профилактиканы тәэмин итми торган күрсәткечләр кимүе күзәтелә.

Прививкадан соң авырып китсәң, нишләргә?

Прививкадан соң респиратор инфекция билгеләре барлыкка килгән икән, өйдә калырга, табиб чакыртырга һәм аның барлык киңәшләрен үтәргә кирәк. Дәвалануны мөмкин кадәр тизрәк башларга кирәк.

Сәламәт булыгыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International