Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды.
Узган атнада башкарылган эшләр турындагы доклад белән полиция начальнигы урынбасары Андрей Иваньчин чыгыш ясады.
Шуннан предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эшләү өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Өлкәннәр декадасына багышланган чараларны дәвам итәргә.
2.Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту һәм күзәтү, тиешле хезмәтләргә, янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлтелгән профилактик эшне көчәйтергә.
3. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү.
4. Диспансерлаштыру буенча эшне дәвам итү, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү.