ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы уза, аның программасында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко чыгышлары, илнең интеллектуаль һәм иҗади элитасы вәкилләре белән очрашулар, мастер-класслар, активист педагоглар өчен хезмәттәшлек мәйданчыклары һәм мастер-класслар бар.


23
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген 4нче мәктәп территориясендә Казанга  мобилизацияләнгән лениногорскилыларны озату булды. Аларны озатырга туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде.


22
октябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков  «Центр ЖКХ и С» АҖ идарәче компаниясе вәкиле Рәмзия Әфләтунова һәм «Верный друг»волонтерлык хәрәкәте вәкилләре белән очрашты.

20 октябрьдә  "24 нче балалар бакчасында" мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча база мәйданчыгы утырышы булды.

Балалар иҗаты йортында 1-4 сыйныф укучылары өчен "Robokids" дигән мастер - класс үткәрелде.

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 2022 елның 20 октябреннән 29 октябренә кадәр шәһәр һәм районда «җәяүле»дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә.

Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында 2006 елның 19 декабрендәге 80-ТРЗ номерлы кодексы нигезендә авыл җирлекләре башлыклары административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле (13.1 статья).

Әгәр сезгә даруханәдә яки кибеттә чек бирелмәсә, даруханә, кибет җитәкчелегенә, кирәк булса салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Россия Федерациясендә исәп-хисапны башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» 22.05.2003 ел, № 54-ФЗ Федераль закон буенча, гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау максатларында Россия Федерациясе территориясендә исәп-хисапны тормышка ашырганда ККТ куллану кагыйдәләре, шулай ук исәп-хисапны тормышка ашыруның билгеләнгән тәртибен, табышны исәпкә алуның тулылыгын тәэмин итү кагыйдәләре билгеләнде.

22 октябрь 13:00 сәгатьтә Балалар иҗат йорты актлар залында (Лениногорск шәһәре, ур. Кутузова, 2а) Лениногорск шәһәренең һәм якындагы районнарның иҗат студияләренең педагоглары һәм катнашучылары өчен Лениногорск шәһәрендә туып-үскән, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте лауреаты, ГИТИС эстрада факультетын тәмамлаган (Мәскәү шәһәре) Даниил Иванов «театр һәм эстрада сәнгатендә күнекмәләр һәм нечкәлекләр» дигән бушлай ачык мастер-класс үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International