Лениногорскида «театр һәм эстрада сәнгатендә күнекмәләр һәм нечкәлекләр»дигән мастер-класс узачак

2022 елның 21 октябре, җомга

22 октябрь 13:00 сәгатьтә Балалар иҗат йорты актлар залында (Лениногорск шәһәре, ур. Кутузова, 2а) Лениногорск шәһәренең һәм якындагы районнарның иҗат студияләренең педагоглары һәм катнашучылары өчен Лениногорск шәһәрендә туып-үскән, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте лауреаты, ГИТИС эстрада факультетын тәмамлаган (Мәскәү шәһәре) Даниил Иванов «театр һәм эстрада сәнгатендә күнекмәләр һәм нечкәлекләр» дигән бушлай ачык мастер-класс үткәрәчәк.

Мастер-класс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие-Йолдызлык»РМОО ярдәмендә узачак. Әлеге чараның инициаторы һәм кураторы-ГИТИСны тәмамлаган, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең күп тапкырлар лауреаты Зилә Бикбова.

Барлык теләүчеләрне дә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International