Бүген 4нче мәктәп территориясендә Казанга мобилизацияләнгән лениногорскилыларны озату булды. Аларны озатырга туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде.
Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, «Запас офицерлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, запастагы подполковник Владимир Золотухин, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы, отставкадагы подполковник Илья Мишин, дин әһелләре чыгыш ясалдылар.
Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов егетләргә ныклык һәм хәрби уңышлар теләде.