Бүген Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2022 елның 22 октябре, шимбә

Бүген Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Сәүдә палаткалары иртәнге сәгать сигездән башлап эшли башлады, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар кунакларга һәм шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте, шулай ук сәүдә предприятиеләре һәм кече бизнес та катнашты.

Фермерлар төрле продукция тәкъдим иттеләр. Ит, бәрәңге, кәбестәгә - бүген ярминкәдә ихтыяҗ зур иде.

Шөгер авылыннан алып килеп шампиньон саттылар, килограммы 200 сум иде, бәрәңгене килограммын 15-18 сумга сатып алырга була иде.

Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International