Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 2022 елның 20 октябреннән 29 октябренә кадәр шәһәр һәм районда «җәяүле»дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә.
Чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре ягыннан машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә йөрү өстенлекләрен бирмәү, каралмаган урыннарда үюл аша чыгу очракларын булдырмау, шулай ук Лениногорск районының торак пунктларыннан читтә җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау фактларын кисәтү эше көчәйтеләчәк.